«ВОЛГАПРОДЭКСПО-2017» халыкара күргәзмәсе кысаларында Казан ярминкәсендә 15-17 февраль көннәрендә без тагылмалы ШТОРМ -3000 сиптергечен, ПС-20М орлык агулау машинасын, үзебезнең конструктор бюросында уйлап тапкан ашлама эреткеч, һәм өр-яңа ПС-5 агрегатын күрсәтәчәкбез.
“Агрохиммаш” филиалы берничә моделле тагылмалы сиптергечләр-Шторм, Буран, Торнадо һәм үзйөрешле орлык агулау машиналары –ПС-20 М, ПС-18, ПС-5 эшләп чыгара.
Без җитештергән ПС-18, ПС-20М агрегатларын авыл хуҗалыгында орлык материалын сыйфатлы агулау машиналары буларак белэлэр.
“Агрохиммаш»” тармак күргәзмәләрендә еш катнаша. Безнең продукция югары сыйфат өчен һәм инновацион эшләнмә буларак берничә тапкыр дипломнар белән буләкләнде.
“Агрохиммаш» Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә абруй казанды. Безнең продукция Россиянең 50 регионында дилер челтәре аша сатыла.
Техник сервис хезмәте узебездә җитештерелгән һәм башка төрле, шул исәптән чит ил техникасына запас частьләр сата һәм ремонт эшләрен башкара.
Без авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә һәрчак ярдәмгә килергә әзер.
+7 (843) 562-37-05, 562-37-06
a.koval@tatagrohimservis.ru
|